78нче иҗат мизгеле дәвамында республиканың төп мәдәни учагы буыннан-буынга тапшырыла килгән һәм бүген дә абруен югалтмаган ата-бабаларыбызның моңлы әманәтен саклау, үстерү, аны дөньяга таныту максатында "Халкымның сүнмәс хәзинәсе" концертлар циклын оештырды. "Курай бәйрәме»", "Тылсымлы кубыз" һәм "Уйна, думбрам!" проектлары тиз арада үз тамашачысын тапты. Милли рух белән сугарылган концертлар республика халкы, Башкортстаннан читтә яшәүче милләттәштәребез арасында да популярлык яулады.
15 апрельдә "Халкымның сүнмәс хәзинәсе" концертлар циклының йомгаклау тамашасында Башкортстан Халык уен кораллары милли оркестры (җитәкчесе - Линар Дәүләтбаев), "Аргамак" этно-рок (җитәкчесе - Ринат Рамазанов) һәм "Ирәмәл" төркемнәре, шулай ук Гүзәл Үмәргалина (думбра), Миңлегафур Зәйнетдинов (кубыз), Зәлия Гыйниятуллина (кыл-кубыз), Илнур Хәйруллин (курай) катнашачак. Күптән инде билгелелек яулаган сәхнә йолдызлары белән бергә Мәчетле районыннан "Мирас" һәм Гафури районыннан "Асанай" ансамбльләре дә чыгыш ясаячак.
Гаҗәеп уен коралларының байлыгын һәм киң мөмкинлекләрен тагын бер тапкыр үз күзләрегез белән күреп, "Моңлы халкым әманәте"н ишетергә ашыгыгыз! Илаһи көч ул – халык моңы, халык җыры, халык көе…
Режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Сәйдә Ильясова.