Опереттаны сәхнәгә куючы — Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мариинка театры режиссеры Иркин Габитов. Дирижер пульты артында — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәт-Зарипов.
Фәнәви Салихов театрның опера труппасы солисты булып Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң (Р. Галимуллина классы) филармониядә бер ел җырлагач, 1988 елда эшли башлый. Шул вакыттан репертуарда барган В. Моцарт, Ж. Бизе, Дж. Верди, А. Бородин, Н. Римский-Корсаков, П. Чайковский, З. Исмәгыйлев, С. Низаметдинов һәм башка чит ил, урыс һәм башкорт композиторларының спектакльләрендә әйдәүче партияләрне башкара. Киң танылу алган рольләренең берсе — Заһир Исмәгыйлевның “Каһым түрә” операсында төп партия. Аның белән җырчы Мәскәүдә “Алтын битлек” театр фестивалендә дә бик уңышлы чыгыш ясады.
Фәнәви Салихов — Бөтенсоюз татар җырын башкаручылар конкурсы, Халыкара җыр сәнгате конкурс-фестивале һәм республика конкурслары лауреаты; “Тюрксой” төрки телле халыкларның опера музыкасы фестивале (Кипр, 2001) һәм Идел буе, Урал, Коми Республикасы композиторларының “Между Волгой и Уралом” Бөтенрусия музыка фестивале (2008) катнашучысы.
Театрдагы эшчәнлеге белән беррәттән, җырчы Уфа сәнгать училищесында предмет-цикл комиссиясе рәисе (җыр сәнгате) булып эшли, дистә елдан артык М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының музыкаль белем бирү кафедрасы профессоры булып эшләде.