+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 Апреля 2017, 21:00

Сәхнәләрдә — милләт уллары, Яңгырасын татар җырлары!

Нефтекама шәһәрендә Гармун бәйрәмен көтеп алалар. Гармунчылар бүгенге көндә бердәм, оешкан, зур бер моңлы “армияне” тәшкил итә. Моңарда “Кызыл таң” гәзитенең өлеше зур булу аеруча куанычлы. Моннан сигез ел елек, 2009 елда, гәзитебез шәһәрдә укучылар белән очрашу һәм гармун бәйрәме оештырды. Бу уй ничек туды соң? Беренчедән, мин үзем – гармунга мөкиббән киткән кеше, икенчедән, берничә язмамның геройлары – гармунчылар. Әйтик, Мөнзилә Белалова, Гөлүзә Насыйбуллина, Зикаф Аллаяров, яшьрәкләрдән Нәҗип Исламов, Галихан Җиһаншин, Данил Хуҗин һәм башкалар. Мәкалә әзерләгән вакытта аларның кулларына гармун алып моңайганын күреп, барлык гармунчыларны да бергә тупларга, бәйрәм үткәрергә кирәк, дигән уй килде. Милли үзәкләр рәисе Мөхәссәнә Ягафарова да, татар милли-мәдәни үзәгенең ул вакыттагы рәисе Гөлфәт Зиятдинов та бу идеяне хуплады. Һәм апрельдә без бик ямьле итеп “Кызыл таң” гәзите белән очрашу һәм Гармун бәйрәме үткәрдек.

Читайте нас