Фестивальнең беренче концертында Николай Римский-Корсаков һәм Сергей Рахманинов әсәрләре яңгырады. Сергей Рахманиновның ре минор оркестры белән фортепиано өчен 3нче концерты солисты булып Русиянең атказанган артисты, Steinway Artist Борис Березовский чыгыш ясады.
Башкортстанның Милли симфоник оркестры 1992 елда булдырыла. Аның оешуына зур өлеш кертүче кеше — беренче художество җитәкчесе һәм баш дирижер Таһир Камалов.
Оркестрда 115 кеше, шул исәптән 89 музыкант, өч дирижер эшли. 2015 елдан оркестрның баш дирижеры — Раушан Якупов.