+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 апрель 2017, 15:05

Бүген – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне

18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Ул 1982 елда ЮНЕСКО каршындагы Һәйкәлләрне һәм тарихи күркәм урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Девизы: “Тарихи ватанны саклыйк!”

Бәйрәм тарихы 1924 елда башлана. СССРда тарихи кыйммәткә ия урыннарны хуҗалык максатларында кулланырга ярамаганлыгы хакында указ чыга. 1934 елда зур төзелешләр нәтиҗәсендә бу тыюлар туктатыла.
Тарихи мирасны саклау буенча киң хәрәкәт 1960 елларда башлана. 1966 елда Бөтенрусия тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыяте оеша, ул максатлы рәвештә һәйкәлләрне паспортлаштыра башлый һәм дәүләт саклавына тапшыра.
Башкортстанда җәмгыять бүлекчәсе 1968 елда ачыла. 1981 елда Мәдәният министрлыгы каршында махсус фәнни-реставрацияләү җитештерү остаханәсе булдырыла, 1990 елда аның каршында тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге оештырыла. Ул бу өлкәдәге барлык мәгълүматка ия һәм Башкортстанда реставрацияләү эшләре белән шөгыльләнә.
Республикада 4500дән артык тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар. Русиянең тарихи урыннарына Уфа, Бөре, Стәрлетамак, Белорет һәм Краснокама районының Николо-Березовка авылы керә. Башкортстанда күп мәдәни-тарихи үзәкләр эшли. “Ирәндек” тарихи-археологик һәм табигать саклагычы ландшафты киң билгеле.
Башкортстанның 100 еллыгына республикада Европа дәрәҗәсендәге беренче заманча “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплексы төзеләчәк.
Читайте нас