+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Апреля 2017, 11:55

“Күңелемдә син генә!”

Әбҗәлил районының Амангилде авылында туып-үсеп, бәләкәй чактан ук әтисеннән күп халык җырларын отып, әнисеннән башкару осталыгы буенча олы сабак алган, бүген тамашачы арасында башкорт халык һәм ретро җырларны оста башкаручы буларак танылган, яшьләргә зур үрнәк булырлык сәләтле җырчы Рөстәм Шаһбалов тамашачылары өчен зур бүләк әзерләгән.

Апрель ахырында җырчы “Күңелемдә син генә” дигән тамаша тәкъдим итә. Ул Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак. Үткән иҗат сезонында “Минем юлым” дип аталган беренче концерт программасын тамашачы хөкеменә чыгарганнан соң, аның иҗатына, җырларына гашыйк булучылар тагы да артты. Ел дәвамында җырчы репертуарын иң моңлы һәм хисле җырлар белән тулыландырып, янә тамашачысы белән “яз һәм моң дулкынында” очрашуга ашыга.
“Быелгы концертта, әлбәттә, тамашачы үз иткән, яратып тыңлаган эстрада җырлары яңгыраячак. Баян, курай моңнарына кушылып, ретро җырларга да өстенлек бирелә. Берничә җырның премьерасын ишетерсез, иҗади дусларым белән дуэтлар да башкарачакмын. Башкортстанның атказанган артисты Лилия Ишемьярова, танылган җырчы Алина Дәүләтханова, баянчы егетләр Айрат Галиев белән Таһир Шаһивәлиев, курайчы Илнур Хәйруллинның да музыкаль “күчтәнәчләре” күңелегезгә хуш килер”, — ди җырчы.

Бар булмышын йөрәк түреннән ургылып чыккан моңга салучы җырчы берсеннән-берсе чагурак җырлары белән бүген милли музыка сәнгатендә аерым урын алып тора.
Читайте нас