Мәдәният һәм сәнгать
25 апрель 2017, 11:21

Бию - яшәү

27 апрельдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Башкортстанның атказанган артисты, билгеле биюче Лилия Хаҗигалиеваның “Бию. Яшәү” (“Танец. Жизнь”) дип аталган концерты узачак. Мультимедияле рerfomance-концерт Халыкара бию көненә һәм биюче иҗатына 20 ел тулуга багышлана.

Тамашачыга фәлсәфәле бию, хореография белән вокалның бербөтенгә әверелүе, брейк, акробатика, битбокс һәм башка күп күчтәнәчләр әзерләнгән.

Бу кичтә Лилия Хаҗигалиева белән бер сәхнәдә җырчылар Екатерина Ямщикова, Фәдис Ганиев, Марсель Котыев, Заһир Исәнчурин, Полина Кобец, Сиявуш Шермат-заде, виртуоз скрипкачы Марат Садрыев, виолончелист Аяз Нухов, битбоксер Фәрид Бохаров, “Караван” эстрада һәм “Аргымак” этно-рок төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Читайте нас