Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 апрель 2017, 02:00

Сәхнәдә –“Мизгелләр”

“Мизгелләр” театры 55 ел эчендә зур иҗади юл үтте, күп спектакльләр куйды, талантлы, соклангыч үзешчән артистларны үстереп танытты. Төрле буын тамашачыларның хуплавын яулап, коллектив “халык театры” исемен күп тапкыр раслады. Ул, нигез салынган көннән бирле, республика, төбәк, Бөтенрусия конкурс һәм фестивальләрендә даими катнашып, лауреат исеменә лаек булды.

1958 елда эшли башлаган коллектив 1962 елда тамашачылар һәм РСФСР, БАССР Мәдәният министрлыклары жюрие хөкеменә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен тәкъдим итте һәм “халык театры” исемен яулады. Иҗади коллектив йөздән артык драма әсәрен сәхнәләштерде. Алар арасында Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Нәҗип Асанбаевның “Алтын бишек” пьесалары һәм башкалар бар.
Юбилей уңаеннан үткән тантанада сәхнә энҗеләрен район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев тәбрикләде. Ул иҗади коллективка яңадан-яңа уңышлар, илһам, рух күтәренкелеге теләде. Сәхнә ветераннары Маһира Нуриуллина, Рәвия Рамазанова, Ринат Каюмов һәм Фәния Галиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәдәният бүлеге мөдире Флидә Мөхәм­мәтҗанова да котлау сүзләре белән генә чикләнмәде. Актив артистлар Ләйсән Хәй­брахманова, Русилә Нәфыйкова, Илдар Хәбир­җанов, Владислав Гвоздев, Нәзирә Сәхәпова, Да­мира Мозафарова һәм Ирина Шәрипова Мактау грамоталары белән лаеклы бәһаланды. Башкортстан Мәдәният министрлыгыннан шундый ук Мактау грамотасы театр ветераны Гыйлемхан Гәрәевка тапшырылды. Билгеле драматург Наил Гаетбаев, республика Халык иҗаты үзәгенең театр жанры буенча әйдәүче белгече, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзина, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Озак еллар буена район халык театрына тугры калучы артистлар Рәфисә Абдуллина, Миңневәли Гыйззәтуллин, Роза Шәрифуллина, Рәфидә Әхмәлетдинова, Клара Сәйфетдинова, Фәнирә Сәетова, Альбина Шәрипова һәм Фәдис Нуриуллин республика методика үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Кичәнең беренче өлешендә озак еллар буе сәхнәдә куелып килгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Икенче бүлектә тамашачыларны концерт номерлары көтә иде. Театр сәнгате ветераннары – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова, музыкант, пародия остасы Фәдис Нуриуллин, көчле тавыш иясе Рәфидә Әхмәлетдинова, алып баручы Рәфис Сәетовның чыгышлары – программаның йөзек кашы булды. Халык күптән яратып өлгергән Роза Шәрифуллина, Ринат Каюмов, Айрат Гәрәев һәм Фидрат Ибәковның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Театр коллективын котларга һәм якташлары белән очрашырга республиканың атказанган артисты Миңненур Сәетова-Гыйззәтуллина килде.
Юбилей кичәсе бер тында үтте. Күптән төн уртасы узса да, тамашачылар өйләренә таралырга ашыкмады. Әлбәттә, 55 ел эчендә театр бик зур эш башкарган. Узган чорда ул республиканың барлык районнарында диярлек, Татарстан Республикасы һәм Пермь краеның берничә районында булган, Н. Сәгыйдулинның “Чит кеше”, Ә. Гаф­фар­ның “Язлар моңы”, Н. Асанбаевның “Алтын бишек” һәм Ә. Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” спектакльләрен Борай, Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш районнары эшчәннәре сокланып караган.
Халык театры үз талантлары белән кыю рәвештә горурлана ала. Труппада 25 актер, шул исәптән тавыш режиссеры, техник-оператор, бизәүче рәссам даими эшли. Үзешчән театр сәнгатенең шушы алыштыргысыз осталарыннан башка бер генә спектакльне дә күз алдына китереп булмый.
Бу көннәрдә режиссер Энҗе Гыймалетдинова да иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгын билгеләде. Кичәдә Энҗе Фәнзил кызы исеменә күп җылы сүзләр әйтелде. Мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Театр коллективы тамашачыларны һәрвакыт бай репертуар, уңышлы чыгышлар белән сөендерә һәм район халкына яңа әсәрләр тәкъдим итәргә омтыла. Тиздән тамашачыларыбыз Гөлшат Зәйнәшеваның “Күктән төшкән кияү” комедиясенең премьерасын караячак.
Читайте нас