0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәдәният һәм сәнгать
24 апрель 2017, 21:00

Вакыт бар әле!

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры янә тамашачысын премьера белән сөен­дерде. Флорид Бүлә­ковның “Сөясеңме? Сөймисеңме?” әсәрен сәхнәгә яшь режиссер Илсур Казакбаев куйды. Спектакльне бизәүчеләр — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, куючы-рәссам Альберт Нестеров, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илшат Яхин, халыкара һәм Бөтенрусия заманча хореография конкурслары лауреаты, хореограф Ольга Даукаева.

Әсәргә беренче адымнар

Спектакль әле башланмаган. Әмма сәхнә буш түгел. Кроватьта кемдер чирләп ята, шикелле. Янында үз уйларына бирелеп бер әби утыра. Һмм... Пәрдә ачылу булмаячак? Димәк, тамаша — дәвамлы вакыйганың, яшәешнең бер өлеше булып кына тәкъдим ителәчәк. Әйтерсең, сәхнәдә тормыш моңа чаклы да барган, ә менә хәзер, шушы ике сәгатькә, без дә аны күзәтүчеләр булабыз.
Стенада зур сәгать эленеп тора. Бу — вакыт барышына игътибар юнәлтү. Чынлап та, иң мөһим нәрсә бит — вакыт. Аның чикле булуын, кабатланмавын искә алганда, күп проблемалар кечерәеп, югалып кала.

Кәҗә тәкәсе белән Чебеш

Алар — спектакль геройлары гына түгел, ә әсәрне тамашачы белән бәйләүчеләр. Кәҗә тәкәсе зал аша уза, халык белән әңгәмә кора, уенга җәлеп итә. Балерина кыя­фәтендәге Чебеш тә зал белән тыгыз бәйләнештә. Шул рәвешле, кешедә эчке киеренкелек йомшара, һәм менә ул режиссер белән автор тудырган иҗади материяне кабул итәргә әзер. Башладык!

Изгелек эзләү

Төп геройны — Картны Русиянең атказанган, Баш­кортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Олег Ханов белән Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов уйный.
Карт әҗәл белән көрәшә. Ул өч сәгать дәвамында изгелек кылып өлгерсә, аңа өстәмә гомер биреләчәк. Карчык (Башкорт­станның халык артистлары Тәнзилә Хисамова, Рәм­зия Хисамова һәм Ру­сия­нең атказанган, Баш­корт­станның халык артисты Эльвира Юнысова) хәләлен коткару өчен аңа ярдәмгә ашыга.

Явызлык

Параллель рәвештә Карт белән Карчыкның яшь чагы да күрсәтелә. Абдулланы — Артур Кунакбаев, Азат Вәлитов, Фатыйманы Римма Каһарманова, Юлия Галәвет­динова гәүдәләндерә. Баксаң, гаилә шактый гына кытыршы гомер кичергән, сынаулар-сызланулар күп булган. Фатыйма балага узалмаган. Иренең хыянәтенә түзеп яшәгән. Гомере буе ярату сүзләре көткән. Абдулла исә бала көткән. Яратса да, еш кына хатынын битәрләгән. Бер уйласаң, кыенмы соң инде “Яратам!” дип әйтү. Назлы, матур сүзләрне кызганабыз шул, күпсенәбез. Әйтеп өлгерү соң булырга мөмкин бит!

Җавап тоту

Тамашаны караганнан соң, шуны аңлыйсың — һәркем өчен дә кайчандыр Сәгать суга. Минем дә, синең дә, аның да вакыты узып бара. Вакыт җитә икән, Кәҗә тәкәсе белән Чебеш (Азат Вәлитов, Артур Кунакбаев һәм Анастасия Буркова) безнең иңбашның, яхшылыктанмы, яманлыктанмы, кайсыдыр якка янтаюын күрәчәк, кылган гамәлләр турында фәреш­тәләргә җит­керәчәк. Менә шул мизгел җиткәнче, гамәллә­реңнең асылы турында уйланырга, нәрсәнедер дөресләргә, туры юлга басарга вакыт бар. Безнең герой — Карт моны бик соң аңлый. Гомере буе ул хатынын битәрләп яшәгән икән ләса! Ахырда ул гафу үтенә — шуның белән изгелек кыла. Вәгъдә ителгән 10 елны бүләккә ала, әмма бу бүләк өчен бик тә зур хак түли. Кәҗә тәкәсе белән Чебеш Әҗәл белән очрашуга Карчыкны алып китә...
Читайте нас