+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 Апреля 2017, 21:00

“Йолдызлы юл” яңа киңлекләргә чыга

Әлеге мәдәни чара республиканың көнбаты­шын­дагы нефтьчеләр шәһәрендә 2002 елдан бирле оештырыла. Театраль конкурс үткәрү башлангычы белән Октябрьскийның “Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае” коллективы чыккан иде, ул республика Мәгариф министрлыгында һәм шәһәр хакимиятендә яклау тапты. Ундүрт ел дәвамында үзенчәлекле чараның авторы, оештыручысы булып иҗат сарае педагогы, бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч Нәҗибә Ильясова тора.

Фестиваль-конкурсның абруе елдан-ел арта, катнашучылар сафы тулылана, географиясе киңәя. Моны агымдагы елда үткән чираттагы чара да раслады. Анда катнашырга 39 театраль коллектив теләк белдерсә, мәдә­ни бәйгенең финал өлешенә 21 иҗади төркем чыкты. 27-28 мартта шә­һәрнең Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда сәхнә осталыгында Аскын, Ярмәкәй, Тәтешле һәм Чакмагыш районнарыннан, Бәләбәй, Благовещен, Кү-мертау, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Стәрле­тамак, Туймазы һәм Татарстанның Баулы шәһәрләре вәкилләре көч сынашты. Коллек­тив­ларның чыгышларын һөнәри яктан Мәга­риф министрлыгы, респуб­ликаның әйдәүче театрлары белгеч­ләреннән торган абруйлы жюри, янә дә яшь артистларның тиңдәш­лә­ре бәһаләде.
Конкурска коллективлар репертуары гаять бай һәм төрле постановкалар тәкъдим итте. Курчак, мода театрлары чыгышларын классик тамашалар һәм спектакльләр алыштырды. Бер сүз белән әйткәндә, фестиваль сәхнәсе респуб­ликаның барча мәдәни төсмерләре белән балкыды. Конкурсның ике көне бер мизгелдәй үтте дә китте.
Фестивальнең тәүге өле­шенә “Карнавал тәгәр­мәче” дигән символик атама бирел­гән иде. Иҗади бәйгенең икен­че көне азагына бу “тә­гәрмәч” мактау пьедесталына җиңүче коллективларны чыгарды. Туган якларына Александр Тарасов (Күмер­тау), Вероника Славченко (Стәрле­тамак), Вадим Салихов (Нефтекама), Диана Ногманова һәм Валерий Шабарин (Октябрьский), Аделина Вәли­шина (Аскын районы) җиңү­челәр булып кайттылар. Иң яхшы режиссура өчен Эльза Хөс­нет­динова һәм Данил Малов (Нефтекама), Елена Наянзина (Октябрьский) бил­геләнделәр. “Педагогик осталык” Мактау грамотасына Илнара Мөхәммәт­нурова (Тә­тешле) һәм Иван Пикалов (Күмертау) лаек булдылар.
Республика фестиваль-конкурсының җиңүче коллективларына килгәндә, өченче урын Благовещен шәһәренең “Орленок” үсмер­ләр клубына (җитәк­чесе — Вероника Кәри­мова) бирелде. Икенче урынга Стәрлетамакның “Овация” театр студиясе (Динара Ильина) лаек булды. Беренче урын – Нефтекаманың “Виват” үрнәкле театр сту­дия­сендә (Эльза Хөс­нетдинова һәм Данил Малов). Фестиваль-кон­курсның иң дәрәҗәле Гран-при бүләге хаклы рә­вештә Октябрьский шәһә­ре­нең “Щелкунчик” үрнәкле театр студиясе (Елена Наянзина) коллективына тапшырылды. Конкурсның балалар жюрие тарафыннан фести­валь­нең иң яхшы театр коллективы итеп Баулы шәһә­ренең “Озын тәнәфес” төрке­ме танылды.
Республика балалар театр сәнгате бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрүгә киң күңел­ле хуҗалар – Октябрьский Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае коллективы зур өлеш кертте. Фестивальдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, “Стелс” (вокал), “Инфинит” (хореография), “Какаду” (цирк), “Щелкунчик” театр студияләре бәйрәмне бизәде.

Юлия ФУНК,
Октябрьский Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае директоры урынбасары.
Читайте нас