+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 Апреля 2017, 07:49

Якташыбыз Шевчук - тере легенда!

ДДТ төркеме һәм аның лидеры Юрий Шевчукның гастроль туры Уфада зур концерт белән тәмамланды. Тамаша “Уфа-Арена” бинасында өч сәгатьтән артык барды.

- Уфа – минем тәүге мәхәббәтем шәһәре, - диде музыкант. - Әгәр түрәләр “үтенеп сорамаган” булса, мин моннан беркайчан да китмәгән булыр идем.
Концертта меңәрләгән кеше, аягүрә басып, аның җырларын башкарды, соңыннан үзен янә-янә сорап җырлатты.
Легендар музыкантның әнисе Фәния апа Благовар районында туып үскән, Башкортстан дәүләт педагогия институтында эшләгән, улы аның истәлекләрен китап итеп чыгармакчы.
Читайте нас