Барлык яңалыклар

Туймазы театры федераль бюджеттан ярдәм алачак

Башкортстанның җиде театры федераль бюджеттан финанс ярдәме алачак, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Сүз “Единая Россия” партиясе башлангычы белән тормышка ашырылучы кече шәһәр театрларына грантлар бирү проекты турында бара.

Әлеге максаттан Башкортстандагы кече театрларга 34,8 млн. сум акча киләчәк. Исемлектә Туймазы татар дәүләт драма театры да бар. Федераль бюджеттан килгән акчалар театрларның иҗади эшчәнлеге, ягъни спектакльләр кую, шул спектакльләр өчен декорацияләр әзерләү һәм костюмнар тегү өчен тотынылырга тиеш.
Татарстанның кече шәһәр театрлары өчен дә федераль бюджеттан 24 миллион сум акча бирелә. Акчаларны алты дәүләт һәм ике муниципаль театрга бүлеп бирергә карар кылынган. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.
Читайте нас