Милләтара татулык булдыру, халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү, буыннар чылбырын ныгыту, милли-декоратив сәнгать төрләрен үстерү, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау максатында Стәрлебаш районында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров карары белән Милли мәдәният бәйрәмнәре үткәрелә. 29 апрельдә, башлап, районның Яшергән авылында Татар мәдәнияте көне узды. Татарлар район халкының күпчелеген, саннар телендә әйткәндә, 54 процентын тәшкил итә. Тагын да бу төбәктә 25 милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә.
Алга китеп, шуны да әйтергә кирәк: районда милли бәйрәмнәр дәвам итәчәк әле. 10 июньдә Айдарәле авылында — урыс, 14 июльдә Стәрлебашта — чуваш, 17 сентябрьдә Кабакышта башкорт мәдәнияте көннәре узачак. Чарада катнашучыларны бәйрәм табыны белән авыл халкы һәм Яшергән авылы хакимияте башлыгы Нияз Гыймазов каршы алды.
Бәйрәм көн буе барды. Төп концерт өлешеннән тыш, урамда аралашу-каршы алулар, фойеда оста куллар һәм шушы авылдан чыккан талантлы рәссам Раушания Бәдретдинованың күргәзмәләре, татлы ризыклар сату оештырылган иде.
Әлбәттә, Стәрлебаш бренды булган шәлләр күргәзмәсе дә булды.
Аннары, Стәрлебаш татарлары бавырсак, чәкчәк пешерергә оста. Аны пешерү йоласы да бар икән. Яшь кызлар камыр баса, әвәли, кирәгенчә кисә, яшь киленнәр алар кискәнне майда кыздыра, өлкән буын хатын-кызлары изге теләкләр белән баллап, бәйрәмчә итеп өя. Бавырсак пешерүдә катнашу элек-электән зур дәрәҗә саналган. Яшергән авылында бу йола әле дә саклана. Тел йотарлык итеп пешерелгән тәмле бавырсакларны кунакларга авыз иттерделәр.
Авыл тарихы 1706 елга барып тоташа. Яшергән авыл биләмәсенә Яшергән, Түбән Ибрай, Айтуган һәм Кызыл Яр авыллары керә, 630 йортта 1321 кеше яши. Төп милләт — татарлар, тагын да башкорт, урыс, чувашлар тату көн күрә.
Биләмәдә бер урта мәктәп, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике балалар бакчасы, Яшергән һәм Айтуган авыл мәдәният йортлары, китапханә, почта бүлекчәсе, биш кибет, өч пилорама, 3 көнбагыш мае сыгу цехы, “Альянс” җәмгыяте, унбер крестьян-фермер хуҗалыгы һәм пекарня унышлы эшләп килә. Халык күпләп эре һәм вак терлек, кош-корт, ат асрый, кәҗә һәм кымыз җитештерү, умартачылык белән шөгыльләнә.
Ибрай, Айтуган авылларында — берәр, Яшергән авылында ике мәчет халыкка иман нуры тарата. Дин әһелләре, зур тәрбияви эш алып барып, жәмгыять эшендә дә актив катнаша.
Авылда традицион рәвештә Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март, Нәүруз, Шәл, Армиягә озату, Җиңү бәйрәмнәре, Балаларны саклау көне, өлкәннәр көне һәм башка зур бәйрәмнәр уза. Бавырсак бәйрәме — авылның бренды. Бу авылдан чыккан Халит һәм Хәлил Солтановлар бавырсак, чәкчәк һәм башка кондитер продукциясе житештерә. Яшергән мәдәният йортында “Чаткылар” бию һәм “Ядкарь” театр коллективлары, “Мирас” гармунчылар ансамбле уңышлы эшләп килә.
Чараның рәсми өлеше Яшергән авылы мәдәният йортында узды. Җыелучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров сәламләде.
Ул мондый фестивальнең 2011 елда — Бузат авылында, 2014 елда Куганакбашта узуын әйтте, районның бүгенге хәле белән таныштырды. Фәнүр Зөфәр улы район горурлыгы булган “Сердәш” татар фольклор ансамбле, Яшергән авылының халык уен кораллары ансамбле, “Балкыш” (Айдарәле), “Сөмбелә” (Бузат) җыр ансамбльләре, Стәрлебаш авылының “Умырзая” хатын-кызлар җыр, “Көмеш моңнар” баянчылар-гармунчылар ансамбльләре, Стәрлебаш татар халык театры, “Куганаккай” хатын-кызлар җыр ансамбле хакында сөйләде, милли мәдәниятләрне саклап калуның әһәмиятен ассызыклады.
Бәйрәмгә Уфадан, Ырынбур өлкәсеннән, Салават шәһәреннән, район авылларыннан кунаклар чакырылган иде. Милли мирасны саклауда танылганнарга Бөтендөнья татар конгрессыннан, башка иҗтимагый оешмалардан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Халыкка мөрәҗәгать белән чыгучылар да күп булды. Әйтик, Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Люция Дәүләтъярова, районның Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев, Стәрлебаш татар халык театры җитәкчесе Зөлфия Гыйззетдинова һәм башкалар районның милли-мәдәни тормышы белән таныштырды, үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Татарлар үз иткән тальян гармун, думбыра, мандолина, скрипка һәм татар курае белән дә таныштык бәйрәмдә. Сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелде, шигырьләр яңгырады. Бик эчтәлекле, халык җырларына, көйләренә нигезләнгән концерт әзерләнгән иде. Ай талантлы да, ай уңган да инде үзебезнең халык!