– Былтыр укырга 13 863 китап тапшырылган, – диде Иглин үзәк китапханәсенең читтән торып хезмәтләндерү бүлеге җитәкчесе Розалия Йосыпова. – Барлыгы 2317 кеше язылды. График буенча 110 тапкыр торак пунктларга чыктык. Гомумән, 56 авылны хезмәтләндерәбез. Киңкүләм 66 чара оештырып, биш мең кешене җәлеп иттек. Фонд өч меңнән артык китап, басма матбугат тәшкил итә. Заманча җиһазландырылган “Библиобус” рухи азыкка сусаганнарның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә, китап сөючеләрне арттырырга мөмкинлек бирә. Кайсы яктан карасаң да, Интернет челтәре дә, телефон да китап белән тиңләшә алмый. Китап сөючеләр белән очрашкан саен моңа кабат инанабыз.
Әйткәндәй, “Библиобус” халыкка китап бирү белән генә чикләнми. Библиотөндә һәм башка истәлекле чараларда халыкка кичәләр, сәнгатьле чыгышлар оештырыла. Китап укучылар әсәр геройлары, классик язучылар белән очрашып, фотога төшә ала. Тырышлык нәтиҗә бирә. Һәр авылда “Библиобус” килүен түземсезләнеп көтәләр һәм чират торып укырга китап алалар. Ә китап белән дус булучылар тормышта да максатына ирешә, заманнан да артта калмый.