Анда катнашу өчен гаризалар февральдән май башына кадәр кабул ителгән иде. Чарада теләгән һәркем катнаша алмый, моның өчен әдәби конкурска җибәргән әсәрләреңнең жюри тарафыннан уңай бәяләнүе кирәк. Башкортстаннан фестивальдә катнашу өчен кырыктан артык гариза җибәрелгән. Алар арасында татар телендә иҗат итүче Венера Мәҗитова, Зәлифә Кашапова, Наилә Миңнеханова, Зөлфия Сафина, Әнисә Минһаҗева, Әлфия Шәйхлисламова, Фаил Ситдыйков һәм Фатих Сайфран да бар.
Фестивальгә баручыларның исемлеге әлегә билгеле түгел.