-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

“Ул кайтты” сәхнәгә кайтты

Кем әйтер тормышны җиңел дип? Юк, беркем дә әйтмәс, мөгаен. Бигрәк тә соңгы елларда тормыштан зарланырга ярата башладык. Шуңамы, күпләребез гел җиңеллек эзләргә тырыша: күңел күтәрә торган кинолар карый, җиңел-җилпе китаплар укый, театрга бара калса, комедияләргә өстенлек бирә.

Әлбәттә, күпчелек очракта театрлар да тамашачы ихтыяҗын канәгатьлән­де­рергә тырыша. Бу кү­ренешне начар дип тә, беркемне дә гаепләп тә булмый. Ә шулай да бүген кеше күңелен тетрәнде­рерлек, рухи яктан сафландырырлык, уйландырырлык драма-трагедия­ләрнең дә кирәклеге көн кебек ачык. Моны исбат итеп, 27 апрель кичендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры, әдип сүзләренә тугры булып, үз вазыйфасын җиренә җитке­реп башкарды: ул тамашачыны көлдерде дә, елатты да, үткән гомерләрен уйлатты да. Әнгам Атна­баевның “Ул кайтты” драмасы (режиссеры – Азат Җиһаншин) тулы зал белән бик уңышлы үтте. Аның нәкъ май ае алдыннан куелуы да юкка түгел кебек, чөнки әсәр кеше күңеленә Бөек Ватан сугышы салган яраларны искә төшерә.
Тимербулатның (Айнур Баянов) сугышка китүенә унсигез ел үткән. Инде аның исән түгеллегенә барысы да ышанган, авыр кайгыны кабул иткән. Сөекле хатыны Мәрзия (Зөһрә Шәрәфетди­нова) өзелеп яраткан ирен, яман хәбәргә ышанмыйча, ун ел көткән, әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән улы Маратны (Илшат Салаватов) үстергән. Ләкин тормыш тукталып кала алмый. Авыр еллар, тормыш көтәргә ир-егет кирәк. Ун елдан соң Мәрзия Хәмиткә (Эльмир Хәерт­динов) кияүгә чыга, аларның бер-бер артлы өч балалары туа. Улын югалту кайгысыннан Тимербулатның авыруга сабышкан әнкәсе Шәмси­нурны (Резида Фәхруллина) үз әнкәләредәй якын күрә алар.
Һәм менә инде җайга салынып киткән тормышны кискен үзгәртеп, унсигез елдан соң, күп кайгылар күргән, туган иленә кайтыр өчен чиксез авырлыклар үткән Тимербулат кайтып төшә. Шатлык, күз яшьләре, яңа тетрә­нүләр... Бер якта – өзелеп яраткан яшьлек мәхәббәте, Тимербулаты, икенче якта – өч баласы, аларның әтисе Хәмит. Әлбәттә, Мәрзия – акыллы хатын, ул балалары бәхетен сайлый. Кү­ңелләрне нечкәрт­кән миз­гелләрдә әсәрнең көлкеле образлары – Са­бирҗан (Эльмир Газизуллин), Сәгыйдә (Резида Зарипова), Шәйхелислам (Риф Гобәйдуллин) тамашачы кәефен бик оста күтәреп җибәрә белде.
Бу әсәр юкка сайланмаган. Алдагы елның 23 фев­ралендә – Әнгам Атнабаев­ның тууына 90 ел. Театр­ның баш режиссеры Байрас Ибраһимов драманың шу­шы вакыйганы каршылап куелуы хакында һәм киләчәктә әдипнең шигырь­ләреннән торган концерт булачагы турында әйтте.
Соңыннан шагыйрьнең улы Салават Атнабаев, һәммәсенә рәхмәт белдереп, артистларга әтисенең әсәр­ләре тупланган диск­лар бүләк итте.
Читайте нас