+30 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Дамира Сәетова концертына чакыра

25 майда “Башкортостан” дәүләт концерт залында танылган җырчы, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетованың концерты узачак.

Өр-яңа “Язларымда моң бар” программасы тамашачылар соравы буенча әзерләнгән. Программада “Кил син, сөю”, “Эзләдем — табалмадым”, “Синең өчен”, “Әнкәй” кебек хитлар да, яңа җырлар да әзерләнгән. Сәхнәне “Дива” һәм “Вираж” бию төркемнәре бизәячәк.
Татар-башкорт моңнарын сөючеләрне тамаша битараф калдырмаячак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Марат Шәйбаков белән Айнур Фатыйхов, Казан шәһәреннән Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, билгеле алып баручы Замира Рәҗәпова, “Miras” уен кораллары ансамбле һәм башкалар моңа барлык көчен, сәләтен салачак.
“Язларымда моң бар” — Дамира Сәетованың дүртенче аерым концерты. Язларындагы моңны сезгә дә өләшергә әзер ул! Килегез, үкенмәссез!
Читайте нас