– Фестивальнең әһәмияте чиксез зур. Бәйге онытылып баручы, сирәк яңгыраучы халык җырларына яңа сулыш өрә, аларны янә зур сәхнә түренә чыгара. Шул ук вакытта, җыр сәнгате күгендә халык җырларын яратып башкаручы яңа “йолдызлар” калка. Милләтара, төбәкара дуслык, мәдәни бәйләнешләр ныгуын да игътибарга алу мөһим. Шуңа күрә, фестиваль киләчәктә дә зур уңыш белән үтәчәк, – диде ул.
Әйткәндәй, Фәһим Токымбәтов Казанда, Уфада, Башкортстанның төрле төбәкләрендә үткән бихисап конкурсларда җиңгән, призлы урыннар яулаган. Аны концертларда, кичәләрдә, “солянкаларда” җырчы, баянчы буларак та еш күрергә мөмкин. Ул – сәхнәне, сәхнә аны үз итә. Бай тәҗрибә туплаган, остарган Фәһим Токымбәтов якын киләчәктә Башкортстан халкын концертлары белән сөендерә башларга исәп тота. Аңа бу башлангычында да уңышлар юлдаш булсын!