Наташа Королева терсәген тешли.

Русия эстрадасының иң чагу парларының берсе – Наташа Королева белән Игорь Николаев аерылышканга унбиш елдан артык вакыт үтте. Алар яңа гаиләләр корды, хәзер җырчының – улы, композиторның кызы үсә.

Күптән түгел НТВ каналында Наташа күңелендә авыр тойгы белән яшәве хакында бөтен илгә белдерде. Ул Игорьның беренче гаиләсе таркалуына сәбәпче булуына бик үкенә икән.
Наташа белән танышканчы Игорь сыйныфташы Еленага өйләнеп, кызлары Юлияне тәрбияләп, бик бәхетле яшәп яткан булган икән. Ләкин 90нчы елларда әле танылып кына килүче яшь җырчы Наташа Королеваны үзе белән Таллинга гастрольләргә алганнан соң хәлләр үзгәрә. Җырчы белән композитор арасында көчле хис кабына. Алар тиз арада яшерен рәвештә өйләнешә дә.
“Игорьның беренче хатыны - искиткеч кеше. Аны тулысынча идеаль дип әйтеп була. Ул Игорь өчен барысына да риза иде! Аның артыннан утка керергә дә, суга төшәргә дә риза иде... – ди Н. Королева. – Шундый матур гаиләне таркатуымны гомеремнең иң ямьсез вакыты итеп искә алам хәзер. Аңладым: кеше бәхетендә бәхет корып булмый. Ленаның күз яшьләре миңа тулысы белән кайтты...”
Читайте нас