Гөлфизә Хәйруллина Стәрлебаш районының Айтуган авылында туган. Өч балалы гаиләдә — төпчеге. Гаиләне моң алиһәсе читләтеп узмаган. Әнисеннән, җырлаганда, сандугачлар көнләшкән. Табиб һөнәрен сайлаган абыйсы Фәнил аккордеонда уйнаган, кондитер апасы Фәнзилә исә җырга әвәс булган. Гөлфизә Әмирҗан кызы исә тормышын сәхнә белән бәйләгән.
...Еллар аша тарихка карыйк. Кечкенә кыз Гөлфизә, урындыкка басып, якыннары өчен концерт куя. Беренче алкышлар тәме... Аннары мәктәптә чыгыш ясаулар. Сәләтле кызны Стәрлебашка, алдынгыларны котлау концертларына йөртәләр.
Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесында уку хыял канатларын ныгыта гына. Аны тәмамлагач, Яшергән мәдәният йорты мөдире булып эшли. Шунда, җырлавын ишетеп калып, аны Уфа сәнгать училищесында узган Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурска чакыралар. Кыз анда халык җыры белән бик матур чыгыш ясый.
1984 елда сәнгать училищесына укырга керә, дүрт елдан, кияүгә чыгып, юллама буенча Стәрлебашка кайта. Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшкә керешә. Аннары 25 ел агитация-концерт бригадасын җитәкли.
— Басу-кырларда комбайнчылар, савучылар алдында бихисап чыгышлар ясадык, — ди җырчы.
Гөлфизә Хәйруллина милли көйләрне, татар-башкорт җырларын ярата. Рөстәм Яхин романсларын үзәкләрне өзәрдәй итеп башкара. Ул җитәкчелек иткән “Умырзая” ансамбле 2006 елда “халык” исемен яулаган. 2013 елда исә үзе “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була.
Күп чараларда Гөлфизә Әмирҗан кызы баянчы Рөстәм Галиев белән дуэтта чыгыш ясый.
— Рөстәм Тимербулат улы белән тавышларыбыз туры килә, аны илаһи моң иясе, дип йөртәм. Тавышы шундый йомшак, кайчак, җырлаганда туктап, аны гына тыңлыйсы килә, — ди Гөлфизә Хәйруллина.
Район чараларында үзем дә еш булганга, халык җырларына өстенлек бирүче бу дуэтны халыкның никадәр яратуын, һәрвакыт көтеп алуын һәм дәррәү алкышларга күмүен яхшы беләм.
Гөлфизә Хәйруллинаның хыялында — үзенең иҗат кичәсен оештыру. "Туйганчы бер җырлыйсым килә!" — ди ул.
Хәер, бу сүзләр шаяру гына. Аның өчен җыр — сулар һава кебек, тормышының һәр мизгеле, һәр вакыйгасы җыр белән бизәлә.