0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Халыкара балет фестивале ачылды

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXI Халыкара балет сәнгате фестивале ачылды.

Быелгы фестиваль СССРның халык артисты, Ленин исемендәге һәм Дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, I дәрәҗә “Ватан алдында хезмәтләре” өчен ордены иясе Юрий Григоровичның 90 яшьлек юбилеена багышланды. Балет сәнгате фестивале нәкъ аның башлангычы белән 1993 елдан үткәрелә.
Фестиваль 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Русиянең һәм чит илләрнең иң яхшы биючеләре катнашачак. Чара, гадәттәгечә, премьера — беренче башкорт балеты “Сыңрау торна” белән ачылды. Арытаба Башкортстан опера һәм балет театры сәхнәсендә Сан-Франциско балеты, Словакия милли театры, Русия Дәүләт академия зур театры, “Кремль балеты” театры, Мусоргский исемен­дәге Санкт-Петербург дәүләт академия опера һәм балет театры биючеләре, Екатеринбург һәм Чиләбе театрлары­ның балет труппалары чыгыш ясый.
Фестивальне ачуда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Читайте нас