Һөнәри конкурс быел данлыклы курайчы Гата Сөләймановның 105 еллыгына багышланды. Анда республиканың 10 шәһәреннән һәм 13 районыннан 325 курай остасы катнашты. Алар арасында иң өлкәне булып Баймактан Сабир-җан Байназаров һәм иң яше булып Уфадан Искәндәр Фәйзуллин танылдылар.
17нче курайчылар конкурсының җиңүчесе һәм Гран-при иясе булып Уфа шәһәренең “Мирас” ансамбле курайчы-солисты Юнир Сагынбаев танылды. Аңа дәрәҗәле бүләкне Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев һәм Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тапшырдылар.