27 майда Зәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсендә яшь тәрҗемәчеләр бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада республика Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Салават Сәгыйтов, Мостай Кәрим фонды директоры, әдипнең кызы Әлфия Кәримова, Максим Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов һәм Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов катнаштылар.
Конкурс 2016 елның сентябрендә башланып, 2017 елның гыйнварына кадәр дәвам итте. Анда барлыгы 70 автор катнашты. Бәйге ике турда узган иде. Чарада беренче һәм икенче турга чыгучылар, шулай ук җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына кабул ителүдә өстенлекләр белән файдаланачак.
Мостай Кәрим фонды оештырган бу чара Русиядә милли телләрне тәрҗемә итүне җанландыру җәһәтеннән зур игътибарга лаек.