Бер төркем иҗади шәхесләр башлангычы белән 1 июньнән рәссамнарга кагылышлы яңа проект “Инстаграм”, “Твиттер”, “Фейсбук”, “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендә дөнья күрәчәк. Җир шарының теләсә нинди ноктасыннан яраткан рәссам өчен тавыш биреп булачак. Конкурста катнашу өчен республика рәссамнары, “Любимые художники Башкирии” дигән сайтта теркәлеп, үзенең 5 эшен тәкъдим итәргә тиеш. Рәссамнарның эше генә түгел, ә ошаган эшләр өчен тавыш биреп, комментарийлар калдырган интернет-кулланучылар, рәссамнар турында язган журналистлар, социаль челтәрләрдә блог һәм пост авторлары, Башкортстан рәсем сәнгатен популярлаштырган аудио һәм видеороликлар төшерүчеләр бәяләнәчәк.
— Бу — “тере” проект, — дип уртаклашты “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге эштә башлап йөрүче, “Якташлар” сериясе авторы Наил Мәхмүдов. — Шуңа күрә бәйге барышында аның шартлары тулыланырга, камилләштерелергә мөмкин. Әлегә “Оста”, “Перфоманс”, “Самородок” номинацияләре каралган. Җиңүчеләрне интернет-кулланучылар (лайклар, комментарийлар, һ.б) һәм Эксперт советы билгеләячәк.
Конкурс 5 ай дәвам итәчәк, ай саен рәссамнар арасыннан да, аларны бәяләүчеләр арасыннан да җиңүчеләр билгеләнәчәк. Кыйммәтле бүләкләр каралган.
Эксперт советына Нефть-химия эшкәртү институты директоры Эльшад Теләшев, “Рампа” журналы мөхәррире Игорь Тонконогий, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Сәнгать академиясенең художество-графика факультеты деканы Әмир Мәҗитов, Нестеров исемендәге музей директоры Айрат Терегулов кебек киң билгеле шәхесләр кергән.
Интернет челтәрендә теркәлә алмаган өлкән яшьтәге рәссамнарга “Төзелеш отрядлары”, аның командиры Ирина Сухарева ярдәм итәргә әзер. Алар рәссамнарга эшләрен социаль челтәргә урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иллюстрацияле җыентык чыгачак. Анда иң күп тавыш җыйган 50 рәссамның эшләре кертеләчәк.
Алина МӘКЪСҮТОВА.