Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны алтмыштан артык булса да, беренче һәм икенче турларда сайлап алулардан соң, аларның саны кимеде һәм гала-концертка 22 яшь башкаручы чакырылды.
Җырчылар арасыннан иң осталары итеп Свердловск өлкәсеннән килгән Элина Якупова һәм Уфа районы егете Марат Садрыев билгеләнде, аларга Гран-при тапшырылды. Ә 1нче урын алучыларга “Туган тел” каналының генеральный директоры Азат Вахитов бушлай клип төшерү һәм ротация хокукы бирелү турында белдерде . Иң бәхетлеләргә Лилия Вахитова үз җырларын вәгъдә итте.
Бәйрәм ахырында балаларга татлы күчтәнәчләр һәм махсус әзерләнгән торт тәкъдим ителде.