+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда Мари мәдәнияте көннәре үтә

1 июньдә Бөре шәһәрендә Мари мәдәнияте көннәре башланды. Бәйрәм кысаларында мари халкының I съездының 100 еллыгы уңаеннан ”Мари халкының этномәдәни үзенчәлеген формалаштыруда мәдәният һәм мәгарифнең роле” дигән темага фәнни-гамәли конференция булды.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның конференциягә сәламен укып ишеттерде.
Бөре шәһәренә Мари Эл Республикасыннан 103 кешелек мәртәбәле делегация килде. Чарада Башкортстаннан 140ка якын мари милләте вәкиле катнаша.
Конференция алдыннан чарада катнашучылар музейда марилар тормышына багышланган күргәзмә белән танышты. Мари халкының I съездының 100 еллыгы уңаеннан мемориаль тактага чәчәкләр салынды. Кичен шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.
Бүген Калтасы районында “Ший кандра” (“Көмеш җеп”) мари биюе фестивале үтә.
Читайте нас