Яңавылны яңгыратты тальян моңнары
Республика Гармун бәйрәме ике йөзгә якын оста уенчыны җыйды.Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фатыйх Ихсанов исемендәге “Моңга бай гармун бәйрәме” дип аталган республика фестивале Яңавылда быел тугызынчы тапкыр үтте. Аның нәкъ биредә үтүе бер дә очраклы түгел: беренчедән, монда җырга-моңга мөкиббән кешеләр яши, икенчедән, шәһәр хакимияте мәдәниятне санлый белә, аны күтәрә.