+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

\"Ал чәчкә\"дә яшь саксофончы җиңде

Башкортстанда "Ал чәчкә" беренче сәләтле балалар телевизион конкурсында Гран-прины яшь саксофончы, Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернаты тәрбияләнүчесе Рафаэль Петров яулады.

Мәгълүм булуынча, әлеге бәйгене яшь сәләтләрне ачыклау максатында Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе генеральный директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов ярдәме белән "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештыра. Конкурсның финалына барлыгы 26 җырчы, музыка коралларында уйнаучы һәм бию коллективы чыҡты. Алар арасында Рафаэль Петров абсолют җиңүче булды.
Читайте нас