+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

\"Балалар Евровидениесе\"нә Полина Богусевич барачак

Грузиядә узачак "Балалар Евровидениесе-2017" музыкаль конкурсында Русияне 13 яшьлек Мәскәү кызы Полина Богусевич тәкъдим итәчәк.

3 июньдә Кырымның "Артек" үзәгендә барган сайлап алу турында профессиональ жюри һәм тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәсендә Полина, 20 көндәшен артта калдырып, беренчелекә чыкты. Русиялеләрнең күңелен яулаган композиция "Крылья" дип атала.

Полина - Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе укучысы. Телевизиор караучыларга ул "Голос. Дети", "Окно в Париж", "Песня года-2014", "Детская песня года-2014" проектлары аша таныш.
Читайте нас