+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Нуриев фестивале гала-концерт белән ябылды

Рудольф Нуриев исемендәге XXI Халыкара балет сәнгате фестивале 2 июньдә Уфада Русия һәм чит ил сәхнә йолдызлары катнашлыгындагы зур гала-концерт белән ябылды. Чарада республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов катнашты.

Фестиваль җиде көн барды. Тамашачыга Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә яңартылган беренче милли балет — “Сыңрау торна”, Башкортстан опера һәм балет театры биючеләре белән чакырылган солистлар башкаруында “Аккош күле”, “Баядерка”, “Корсар” спектакльләре, Екатеринбурглылар куйган “Ромео һәм Джульетта” һәм Чиләбедән килгән “Эсмеральда” балеты тәкъдим ителде.
Быел фестиваль Башкортстан Башлыгы һәм Русиянең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узды һәм күренекле хореограф, чараның почетлы президенты Юрий Григоровичның 90 еллык юбилеена багышланды.
Гала-концертта берничә дөньяви премьера узды. Уфа сәхнәсендә Мәскәүнең Кремль балеты, Русиянең Зур театры солистлары, Сан-Францискодан, Япониядән, Словакиянең Милли театрыннан, Чиләбедән, Краснодар балет театрыннан килгән биючеләр чыгыш ясады. Гранд-опера (Франция) солисты Алессио Карбоне Нуриев фестивалендә икенче тапкыр катнашты.
Читайте нас