+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яңа опера йолдызы калыкты

Уфадан Айгөл Әхмәтшина Мексикада узган опера җырчыларының "Франциско Арайса" халыкара бәйгесендә өченче урын яулады.

Айгөл бу абруйлы конкурста катнашучыларның иң яше – аңа 21 яшь. Ул финалда Франческо Чилеаның “Андриена Лекуврер” операсыннан де Буйон принцессасы ариясен, Джоаккино Россинының “Севильский цирюльник” операсыннан Розина каватинасын башкарды.

Яшь җырчының остазы – Уфа сәнгать училищесы педагогы Наилә Йосыпова.

Әлеге җиңү Айгөл Әхмәтшинага дөньякүләм танылу алган бәйгеләрдә сайлап алу турын үтмичә дә катнашу хокукыбирә. Аның өчен бүләккә алган 2,5 доллар акчаны ул киләсе бәйгеләрдә катнашу һәм Лондондагы Королева театрында эшләү дәверендә тотынырга исәпли.
Читайте нас