Барлык яңалыклар

Яшь талантларга – таныклыклар!

Агымдагы елда Чакмагыштагы балалар сәнгать мәктәбен 86 укучы тәмамлады. Шул уңайдан район мәдәният йортында зур концерт оештырылды, чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшырылды.

Сәнгать мәктәбенең яшь укытучысы Диана Менглиева әзерләгән концерт программасы ата-аналарның да, укучыларның да күңеленә хуш килде.

Әлеге уку йортын талантлар ачу мәктәбе дип тә атап була. Монда ачылган сәләтләрен балалар киләчәктә дә үстерерләр, бу юнәлештә аларга әти-әниләре дә ярдәм итәрләр, дип ышанабыз.

Венера МӘҖИТОВА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас