15 июньдә 20.00 сәгатьтә Уфа амфитеатрында республиканың яшьләр симфония оркестры чыгышы белән “Симфония төне” башланачак. Бу кичтә күренекле сәхнә осталары Илһам Вәлиев, Артур Каепкулов, Гөлнара Вәлиева иҗаты белән танышып булачак. Оркестр Шуберт симфониясен башкарачак.
16 июньдә 17-18 сәгатьләрдә Зәки Вәлиди урамы буйлап Башкортстан халыкларының милли киемнәрендә узу көтелә. Оештыручылар бу чарада барлык халыкны катнашуга чакыра. Бәйрәмдә катнашучылар баштан-аяк милли киемдә түгел, ә түбәтәй, калфак я алка кебек милли бизәк кенә кияргә, тагарга мөмкин.
Аннан соң “Уйна, гармуным!” республика бәйрәме (анда республика районнарыннан да гармунчы һәм баянчылар, барлыгы 300ләп кеше катнашыр дип көтелә), ә ул тәмамлангач, 20-23 сәгатьтә “Этнотөн” булачак.
17 июньдә 19 сәгать 30 минутта Башкортстанның Милли симфония оркестры “Симфония төне”нә чакыра. Анда Мариинка театры, Зур театрның әйдәүче солистлары, бөтен дөньяга билгеле җырчылар катнашуы көтелә. 18 июньдә 18 сәгать 30 минутта “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбленең концерты узачак. Ул бетү белән, 20.00 сәгатьтә “UFA – Kuraifest” башлана. Курай бәйрәменә, шулай ук, бөтен республикага билгеле курайчылар җыелачак.
Чараны оештыручылар — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Милли эшләр буенча федераль агентлык, Русия Мәдәният министрлыгы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе.
Фестиваль үткәрелү уңаеннан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.
“Евразия йөрәге” тибеше белән филармониянең һәм фестивальнең директоры Айдар Зөбәйдуллин таныштырды. Аның әйтүенчә, чараның вакытын күчерү бик авырга туры килгән. Фестивальдә катнашучы артистларның эш графиклары бер ел-ел ярым алдан төзелә, анда үзгәрешләр кертү бик авыр.
— Бер атна-атна ярым элек кенә барлык катнашучыларның да исемнәре билгеле иде. Хәзер яңадан сөйләшүләр бара. Әмма үзгәрешләр булса да, сыйфат ягыннан югалтулар булмаячак. Фестиваль Русиянең иң эре фестивальләре арасында әйдәүче урын алырга лаек, — диде Айдар Һизбулла улы. “Евразия йөрәге”н бөтен дөнья халкы онлайн режимда күзәтеп барачак. Тавыш аппаратурасын көйләүгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тавыш режиссрлары җәлеп ителгән. Фестиваль узачак көннәрне “Телеүзәк” тукталышыннан автотранспортның йөрү вакытын да озайтырга планлаштырыла.