+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Уфада \"Евразия йөрәге\" фестивале бара

Кичә Уфада “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале башланды. Уфалылар яратып өлгергән Симфония төнендә Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Яшьләр симфония оркестры чыгыш ясады.

Югары дәрәҗәдә башкарылган композицияләрне хәтта яңгыр да боза алмады. Концертның беренче өлешендә П. Чайковский, Э. Григ, Ф. Шуберт, З. Исмәгыйлев, М. Әхмәтов һәм башкаларның көйләре яңгырады. Оркестр Ф. Шубертның “Тәмамланмаган симфония”сен, З. Исмәгыйлевның “Салават Юлаев” операсыннан увертюра башкарды.

Салават Юлаевның “Хуш, Уралым” ариясен Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” милли театраль премия лауреаты Илһам Вәлиев башкарды.

Кичәдә шулай ук Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Хәмидуллин (виолончель), халыкара конкурслар лауреатлары Инна Фоменко (флейта) белән Аяз Нухов (виолончель, кыл-кубыз), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Гайсаров (курай) чыгыш ясады.

Икенче бүлекне Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар чыгышы бизәде. Алар арасында Башкортстанның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Кәепкулов, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Вәлиева, Аида Габделхакова, Регина Звегинцева, Идел Аралбаев һәм башкалар бар иде.

17 июньдә сәнгать сөючеләрне тагын бер Симфония төне көтә. Анда Милли симфоник оркестр классик әсәрләр белән таныштырачак.
Читайте нас