Кичәдә шулай ук Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Хәмидуллин (виолончель), халыкара конкурслар лауреатлары Инна Фоменко (флейта) белән Аяз Нухов (виолончель, кыл-кубыз), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Гайсаров (курай) чыгыш ясады.
Икенче бүлекне Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар чыгышы бизәде. Алар арасында Башкортстанның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Кәепкулов, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Вәлиева, Аида Габделхакова, Регина Звегинцева, Идел Аралбаев һәм башкалар бар иде.
16 июньдә фестиваль кысаларында икенче тапкыр Милли киемнәрдә урамнар буйлап узу, “Уйна, гармуным!” республика бәйрәмнәре, арытаба “Этнотөн” узды. Былтыр бу чарада Молдавия, Казахстан, Якутия һәм Бурятиядән катнашучылар булган иде. Быел программада этно, фолк, world musik стилендә башкаручы Русия һәм чит ил коллективлары катнашты. Кыргызстаннан — “Каганат”, Тыва Республикасыннан —“КартыгА”, Эстониядән — “TRAD.ATTACK!”, Мәскәүдән — “Иван Купала”, Башкортстаннан “Аргамак” төркемнәре, легендар “Deep Forest” төркеме музыканты Эрик Муке чыгыш ясады.
17 июньдә сәнгать сөючеләрне тагын бер Симфония төне куандырды. Бу кичнең солистлары — Әзербайҗан кунагы Ровшан Мамедкулиев (классик гитара), Мариин театрыннан Эдем Умеров (баритон), Краснодардан Гөлнара Низамова (сопрано), Санкт-Петербургның Михайловка театрыннан Олеся Петрова (меццо-сопрано), Яңа операдан Михаил Губский (тенор), Уфадан Айгөл Әхмәтшина (сопрано) белән Мариин театрыннан Әскар Абдразаков (бас) һәм башкалар булды.
Фестивальнең соңгы көнендә, ниһаять, яңгыр бераз чигенде. “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле тамашачы өчен чагу программа әзерләгән иде. Аннан эстафетаны “UFA-Kuraifest” проекты кабул итте. 200ләп курайчы төрле жанр һәм стильдә башкару осталыгы белән таныштырды. Шулай ук, кичәне Башкортстанның Халык уен кораллары милли оркестры, Азат Бикчурин белән “Сураман” төркеме, Роберт Юлдашев белән “Курайчы” төркеме, “ZAINETDIN” проекты, “EuroАзия” төркеме, “Кәрвансарай”ның элекке составы, Мәскәүдән “ZAMAN” төркеме чыгышлары бизәде.