-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Үзебезнең кино

Башкалада “Беренче республика” дип аталган тарихи фильм төшерү буенча эшләр башланды.

Булат Йосыповның әлеге проекты Башкортстанның 100 еллыгына багышлана һәм республиканы төзүче тәүге шәхесләрнең тормышын яктырта.

Яңа картинаның геройлары беренче башкорт театрын оештыручы Вәлиулла Мортазин, шагыйрь Габдулла Амантай, композитор Газиз Әлмөхәммәтов, язучылар Давыт Юлтый, Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннар, хореограф Фәйзи Гаскәров, шагыйрь Мостай Кәрим образларын яктыртачак.

Яңа тарихи фильм 1919-50 еллардагы вакыйгаларны үз эченә алачак.
Читайте нас