-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Екатеринбург урамнарында курай яңгырады

23 июнь төнендә Екатеринбургта Башкортстан курайчысы Азат Аеткулов Ural Music Night фестивалендә чыгыш ясады. Урал Музыка Төне ул — 70 жанр һәм стиль, 111 концерт мәйданчыгы, 2000 музыкант!

Концертлар Опера театрында, Хәрби округның Офицерлар йортында, Үзәк почтамтта, Балалар филармониясендә, Урал музыка колледжында, “Колизей” һәм “Салют” кинотеатрларында, югары уку йортларында, рестораннарда барды.

Русиянең — атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Аеткулов ике сәхнәдә чыгыш ясады. Үзәк почтамт янында, ачык һавада музыкант “Буранбай”, “Сыңрау торна”, “Наполеон Бонопарт” көйләрен, баянчы Ринат Якупов белән экспромт-дуэтта “Колый кантон” һәм башкорт бию көйләрен яңгыратты.

Кино йорты каршында да башкорт халык көйләре уйналды.

Ural Music Night фестивале Екатеринбургта беренче тапкыр 2015 елда узган, шунда ук 70000 тамашачы җыйган. Былтыр музыкантларны тыңларга — 120 мең, ә быел 150 меңләп кеше җыелган.
Читайте нас