Вәкил Шакир улы 1936 елда Салават районының Алькино авылында авылында туган. 10 яшеннән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән.
Шахтер булып эшләгән, укыткан, РСФСР художество фондының Башкортстан бүлекчәсе каршында рәссам, ә 1992 елда Республика халык иҗаты үзәге каршында курай эшләүче булган. Башкорт думбырасы эшләүче булып танылган, кыл-кубыз эшләү технологиясен тергезгән.
1976 елда курайны яңа технология белән эшләү ысулын тапкан. Бу ачыш уен коралының яңгырашын тагын да баетып җибәргән.