Җәйге ялларга пәрдә төшәр алдыннан коллектив юбилей сезонының иң чагу әсәре — “Башмагым” спектаклен уйнаячак. Милли театр сәнгатенең легендасына әверелгән бу музыкаль әсәр бүгенге көндә төрле буын тамашачыларының гына түгел, артистларның да иң яраткан спектакленә әверелде. Әйткәндәй, “Башмагым” — “Нур” театрының юл башы да, беренче иҗат сезонын яшь коллектив нәкъ шул әсәр белән ачып җибәргән. Бүгенге сулыш, бүгенге көн күзлегеннән чыгып куелган спектакль искиткеч заманча һәм актуаль яңгырый. Быел “Театр язы” республика фестивалендә чыгыш ясап, әлеге сәхнә әсәре мактаулы бүләкләргә лаек булды. Төп роль — Кәрим бай образын гәүдәләндергән актер Айрат Фатыйхов “Иң яхшы ир-ат роле” премиясе белән бүләкләнсә, спектакль үзе һәм аның режиссеры Байрас Ибраһимов театр тәнкыйтьчеләренең махсус призын яулады.
Әйтергә кирәк, бу сезон уңышлы булды. Театрның юбилей кичәсендә аның бихисап артистлары югары исемнәр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Озак еллар сәхнәдә иҗат итүче артистлар Лияна Хәертдинова белән Дамира Сәетова “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булса, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина театр тарихында беренче булып республика Башлыгының Мактау грамотасын кабул итте. Бу аларның шәхси иҗатына гына түгел, бөтен коллективның эшенә югары бәя булып яңгырады.
Репертуар матур һәм эчтәлекле сәхнә әсәрләре белән баюын дәвам итә. Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” драмасы Бөек Җиңүне яулаучылар буынын искә алу мөмкинлеге тудырды. Билгеле урыс драматургы Степан Лобозеровның Русиянең бик күп театрларында зур уңыш белән барган “Семейный портрет с посторонним” пьесасы татар театрында да үз урынын алды. “Көтелмәгән кунак” исеме астында куелган спектакльдә аның татарча сөйләшә башлаган геройлары тамашачы белән бик тиз уртак тел тапты. Мансур Гыйләҗевның билгеле татар әкиятләре һәм халык авыз иҗаты нигезендә язылган пьесасы буенча куелган “Серле алтын тарак” тамашасы шулай ук балалар күңеленә хуш килде.
“Нур” театры июнь буена эшләп, кичке спектакльләрдән тыш, балаларны әкиятләр белән дә куандырды. Яңа башланган җәйге каникуллар барышында театрга меңләгән бала килде.
Быелгы сезонда театр үз канатлары астында иҗади лаборатория эшен дә башлап җибәрде. Театр һәм лаборатория җитәкчелеге драматургия жанрында иҗат итүче яшь авторларны бергә җыеп, яңа пьесалар иҗат итү өстендә кызу эш башлап җибәрде.
Соңгы ике айда гына “Нур” театры Чакмагыш, Чишмә, Дүртөйле, Миякә, Стәрлебаш, Бакалы, Гафури районнарында йөреп кайтты. Елдагы күркәм йола буенча Туймазы, Октябрьский, Благовещен шәһәрләрендә тамашачыларын яңа сәхнә әсәрләре белән таныштырды.
Шул ук вакытта, алдагы сезонга әзерлек эше дә бара. Ай ярым инде артистлар яңа сәхнә әсәре — немец драматургы Роланд Шиммельпфеннигның “Үткәннәрдән килгән ханым” дигән әсәре өстендә эшли. Пьеса эксперименталь спектакль буларак дөнья күрәчәк. Детектив жанрына тартым, тирән психологизмга корылган бу әсәр иҗатта яңа стильләр, формалар, алымнар көтүчеләр өчен чын бүләк булачак.