-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Һәрчак эзләнүләр юлында!

Туймазы татар дәүләт драма театры 1991 елда беренче спектаклен — Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” әсәрен куя. Бу көн театрның туган көне санала.

Шул вакыттан алып театр сәхнәсендә 100дән артык спектакль куелган. Мостай Кәрим, Антон Чехов, Илдар Юзеев, Эмиль Золя, Фәтхи Бурнаш, Фридрих Шиллер, Фәнис Яруллин... Тамашачы зәвыгын канәгатьләндерерлек нинди генә авторларның әсәрләре сәхнәләштерелмәгән!.. Репертуардан хәзерге драматургларның әсәрләре дә төшми. Театрның үсешенә беренче директор Тимур Мөхәммәтов, беренче режиссер Ильяс Гәрәев, Әбелхәер Сафиуллин, Олег Ханов, Айрат Абушахманов, Фәрдүнә Касыймова кебек күренекле шәхесләр зур өлеш керткән.
2005 елдан театрга Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин җитәкчелек итә. 2007-16 елларда баш режиссер вазыйфасында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов эшләде, ул кырыктан артык спектакльне сәхнәгә чыгарды.
Коллектив һәрчак эзләнүләр юлында. Төрле жанрлардагы яңадан-яңа әсәрләр Туймазы тамашачысын гына түгел, ә чит төбәкләрдәге сәнгать сөючеләрне дә сөендерә. Чирек гасырда театр республиканың һәр районында, Татарстанның Ютазы, Азнакай, Баулы, Актаныш, Әлмәт районнарында, Пермь краенда, Ульяновск, Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләрендә, Казахстанда гастрольдә булды.
7 июньдә Туймазы татар дәүләт драма театры Валерий Шергин әсәре буенча “Колбаса. Фрагменты” эпик комедиясе белән XXVI иҗат сезонын япты. Аны Екатеринбург шәһәренең “Коляда-Театр”ы актеры һәм режиссеры Антон Бутаков куйды.
Шушы ук спектакльне туймазылылар 25 июньдә “Коляда-Plays” хәзерге драматургия XI Халыкара театр фестивалендә Екатеринбургта күрсәтте.
Читайте нас