Хәер, Яңа Кабан авылында яшәүче Төхвәтуллиннарны (кайберсе Төхбәтуллин дип язылган) сәхнә белән куркытам, димә. Алар, киресенчә, сәхнәдә иркен тын алып җибәрә, чөнки барысы да искиткеч иҗади кешеләр: үзләре җырлый да, бии дә, кубыз, мандолинада да уйный, гармунда да сыздыра, кирәк икән, бик матур итеп алып та бара. Районда гармунчылар нәселе буларак билгеле алар, Краснокамада гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә дә еш катнаша. Ансамбльләренә “Туганнар” дигән матур исем дә бирделәр. Әле генә Караидел районында үткән республика Шәҗәрә бәйрәмендә бик матур чыгыш ясап кайттылар.
– Гадәттә, гармунчылар ялындырырга, көйләтергә ярата торган нәзберек халык. Ә Төхвәтуллиннар, күз тимәсен, “айт” дигәнгә “тайт” дип тора. Бер чарадан да читтә калмыйлар. Тиз арада җыелып та бетәләр, репетициясен дә ясыйлар, теге яки бу бәйгедә катнашып та кайталар. Авылда, районда бер мәдәни чара да алардан башка үтми. Эшсөяр, тырыш, үз көчләре белән юл яра, тормыштан артта калмыйча, заман белән бергә атлый торган нәсел. Әлеге күркәм сыйфатларны алар “Төхбәтулла оныклары” дип исемләнгән Шәҗәрә бәйрәмендә дә чагылдырырга тырышты, — ди авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Шөгаепова.
Төхвәтуллиннар оештырган Шәҗәрә бәйрәме кунакларны ипи-тоз һәм татар халкының милли камыр ашы чәкчәк белән каршылаудан башланды. Шигъри-сәламнәрне куәтләп, Төхбәтулла оныклары гармунда дәртле көй сузды. Моңлы гармун тавышлары басылу белән Римма Төхбәтуллина “Уңган киленнәр” күргәзмәсе белән таныштырды. Бу көнне алты килен – Римма Төхбәтуллина, Гөлчирә Төхвәтуллина, Ольга Төхбәтуллина, Җәния Мирзаянова, Нурия Төхвәтуллина һәм Әлфинә Төхвәтуллина үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Ә инде нәселдә 47 килен булуын күз уңында тотсаң, зур бер күргәзмә залы кирәк булачак, чөнки киленнәр барысы да уңган, тырыш, кул кушырып утырмыйлар. Хәер, Төхвәтуллиннар нәселендә башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки аларның һәркайсы кечкенәдән хезмәт мохитендә тәрбияләнгән.
Бабалары Төхвәтулла эшсөярлеге, тырышлыгы белән тирә-якта аерылып торган. Заманына күрә хәлле крестьян саналган, үзенең җилгәргече булган. Колхозлашу чоры башлангач, җилгәргечен тартып алганнар, үзенә кулак исеме такканнар. Тормыш иптәше Гөлбикә белән (Алма әбкәй) тирә-юньдә беренчеләрдән булып яшелчә, алма үстергән, бакча тулы умарта тоткан алар. Умартачылык һәм бакчачылык белән аларның бөтен балалары да шөгыльләнгән.
Төхвәтуллиннарның бабалары чыгышлары белән Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылыннан. 1910 елда Фазулланың уллары, үзләрендә җир җитмәү сәбәпле, Агыйдел елгасының уң ярына чыгып, яңа авылга нигез салган.
Төхвәтуллиннар тирән тамыр җәйгән биредә, бу алар төзегән 12 буынның нәсел агачларыннан да күренә.
Шәҗәрә бәйрәмендә югарыдагы тарихи истәлекләр слайдлар белән тулыландырып, һәр сөйләм җыр-моң белән үрелеп барды. Районның мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаева да, авыл хакимияте башлыгы Илшат Бәшәров та чараның эзлеклелегенә, төптән уйланып төзелүенә, әлеге нәселнең чиксез талантлылыгына басым ясады һәм Шәҗәрә бәйрәмен үрнәкле чара дип билгеләп үтте. Төхвәтуллиннарның кайсын гына алма, эшендә мактаулы, җәмәгать тормышында кайнап яши. Сабантуймы ул, Гармун бәйрәме булсынмы, сәхнәне тутырып, бер гаиләдән җиде-сигез гармунчы чыгып баса. Сокланып карыйсың бу нәселгә! Аларның чыгышының тагын бер үзенчәлеге бар: яңа җырларны бик күп белсә дә, Төхвәтуллиннар сәхнәгә халкыбызның ядкаре булырдай борынгы җырларны, халык җырларын алып чыгарга тырыша. Чөнки яшь буын онытмасын, милли көйләр югалмасын дип янып-көеп яши. Менә шундый булдыклы, уңган, бердәм ул Төхвәтуллиннар нәселе, милләтебезнең чын горурлыгы дияргә була аларны.