Анда Ишембай, Зианчура, Мәләвез, Федоровка, Стәрлебаш районнарыннан, Салават, Мәләвез, Күмертау шәһәрләреннән мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
Чыгышларны филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры Розалия Солтангәрәева; музыка белгече, педагог, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Русия Композиторлар берлекләре әгъзасы Гөлназ Галина; музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов бәяләделәр.
“Ансамбльләр” номинациясендә беренче урын Зианчура районыннан “Исәнгул агинәйләре” клубына бирелде.
Аерым башкаручылар арасында Мәләвездән Рәйфә Зарипова белән Стәрлебаш районыннан Наҗия Байтимерова җиңүче булды.
Шулай ук, икенче һәм өченче урын яулаучылар, номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.