+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Җиде хатынны биеттем...

Билгеле шәхес, Башкортстанда бию сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Фәйзи Гаскәров турында минем күңелемдә якты хатирәләр саклана....1961 елда Мәскәүдә Бөтендөнья яшьләре форумы булды. Анда безне әзерләр өчен Дүртөйлегә Фәйзи абзый килгән иде. Шушы уңайдан район мәдәният йортына яшьләрне җыйдылар. Максат зур иде – бию ансамбле оештыру. Өч бию – “Зарифа”, “Печәнчеләр” һәм “Дүртөйле яшьләре биюе” булачак. Фәйзи Гаскәров ялгызы түгел: билгеле композитор Таһир Кәримов белән репетиторлар алып килгән. Ратмир Бәдретдинов, Наил Тибеев һәм Рафаэль Саматовлар алмаш-тилмәш безне биергә өйрәтәчәк.

Фәйзи абзый башта безне биетеп карады. Сынау­ның максаты – кем нинди бию хәрәкәте белә. Еллар үткән саен бер сорау тынгы бирми: нишләп Фәйзи абзый бу эшне башкару өчен Дүртөй­лене сайлаган? Мөгаен, аны Венеция авы­лының болыннары кызыксындыргандыр. “Печәнче­ләр” биюе шунда туды бит.
Безнең һөнәрләрне карап чыккач, Фәйзи абзый мине башлап биюче итеп тәгаенләде. Күнекмәләр бертуктаусыз көн саен дәвам итә. Үзебезнең төп эшебезгә йөрмибез, биибез дә биибез. Мин 70 килограммнан 46га калдым. Әнием мәрхүмә: “Балам, биим дип үләсең бит инде, әнә мендәрең канга буялган”, — ди. Туктаусыз биегәнгә­дер инде танавым канаган икән. Шуннан соң ике-өч көн репетициягә бара алмадым. “Прогул”ның сәбә­бен районыбыздагы иң олы абзый чакырып үзе сорашты. Башкача тәртип бозмаска сүз бирдем.
Фәйзи абзый максатына иреште, безне Уфага алып китте. Анда костюмнар тектерде дә, Мәскәүгә юл тоттык. Безне ВДНХ кунакха­нәсенә урнаштырдылар. Анда ачык сәхнә­ләр күп иде. Без шул сәхнәләрдә чыгыш ясадык, кайсыбер көннәрдә ике тапкыр концерт куйдык. Шулай ук М. Горький исемендәге бакчада, заводларның мәдәният сарайларында да чыгышлар булды. Иң тантаналысы Союзлар йортының Колонналы залында булгандыр, мөгаен. Таһир Кәримов, Әлфәрит Солтанов һәм башка баянчылар уйнап җибәрүгә залның мәһабәт люстралары көйгә кушылып чылтырап яңгыраган төсле тоелды. Монда пәрдә юк (элек шулай иде). Рәссам Галия Имашева колга башына куелган аркылы таякка милли орнаментлы тастымалны пәрдә итеп куйды. Без, “печәнчеләр”, чалгыларыбызны куеп торып, сәхнәне ачып яба торган сүзсез хәрәкәт башкардык. Искитмәле булды!
Районнан башкалага эшкә күчерделәр. Яңа эшем­дә месткомга сайладылар, мәдәни эшләргә җа­ваплы итеп куйдылар. Хә­зер бит эш күрсәтергә ки­рәк. Нәрсә эшләр­гә? Кол­лек­тив көче белән үзешчән­нәр концерты оештырырга булдым. “Печәнче” биюен үзем генә биергә карар иттем. Репетиция ясадым, әмма нәрсәседер килеп чыкмый бит. Анда шундый хәрәкәт бар — бер күтәрәм печәнне сәнәк очына элеп, кибән өстенә ыргытырга кирәк. Көйгә дә, тактка да туры китереп булмый. Киңәш сорап филар­мониягә киттем. Анда Фәйзи Гаскә­ровның репетиторы Рафаэль Саматовны эзләп таптым. Хәлне сөйләгәч, ул: “Әгәр дә если (ул шулай сөй­ләшә иде) бер “савыт” алсаң, печәнеңне чабып та, өеп тә бирәм”, — диде елмаеп. Тиз генә барып алып килдем инде. Ул әйткән сүзендә торды.
Биюне бизәр өчен авылдан каеш чыбыркы, чабата, җиз кыңгы­рау алып килдем. Күпләр кызыксынып, кайдан килеп чыкты бу бию, дип сорашалар бит әй. Мин әйтәм, Фәйзи абзый өйрәтте, дим. Программаны баету өчен “Җиде кыз” биюен куярга булдым. Коллективтан җиде хатын-кызны сайлап алдым. Аларның төп һөнәре – исәп-хисап. Опера театрына барып, күлмәкләр алып тордык. Аларны кигәч, кызларым чын биючеләргә охшап китте! Фәйзи Гаскәровның кызлары тезелеп баскач, керфек кагулары да көйгә тап килеп тора, ә минем кызларым дуга кебек бөгеләләр. Хисапчылар чут төймә­сенә баса беләләр, ә безгә гармун төймәләренә басканы кирәк. Мин бер мәлне баянчылар курсына йөреп алган идем. Укытучым миңа өйгә эш итеп нәкъ “Җиде кыз”ны биргән иде. Җиде кызны биетә алмасам да, менә шулай җиде хатынны биеттем.
1969 ел иде. Местком җәяүле сәяхәткә юллама бирде. Кавказ тавын җәяүләп аша чыгарга кирәк. 30 кешедән торган төркем Кавказга килеп җиттек. Юлда куну өчен “привал” оештырылган. Алдан килгән төркем каршы алды. Тезелеп басканнар. Һәрберсенең кулында стакан белән компот. Ирештергәндәй, стаканнарын сузып ук торалар. Безнең сусаганны алар бит белә. Көне буе Кавказ тавына үрмәләп кара әле! Аркада биштәр, кочак тулы утын. Бер привалдан икенче­сенә шулай утын алып барырга кирәк икән. Отчет бирмәсәгез, компот юк, дип куркыталар. Отчет ди­гән­нәре — берәр төрле һөнәр күрсәтергә кирәк – шигырь сөйләр­гәме, җырларгамы, биергәме. Монда тау башында сәхнә юк. Озакка сузып булмый, компот эчәсе килә бит. Батырчылык итеп мин кул күтәрәм.
— Әгәр мөмкин булса, биеп күрсәтер идем, — дидем. — Нинди бию дисезме, “Печәнчеләр”!
— Музыкасыз гынамы? Монда тау башында Әлфәрит Солтанов гармунын кочаклап утырмый, — диләр.
— Кайгырмагыз, кесәгездәге таракларыгызны алыгыз да, кә­газь­гә төрегез, авыз гармуны кебек авызыгызда хәрәкәтләндерегез, үзегез белгәнчә көйләгез. Нинди көй дисезме? Кавказ халкына күчтәнәч итеп “Лезгинка”ны уйнагыз.
Мин биеп күрсәткәч, компот эчтек. Шуннан бирле Кавказ тауларында эчкән тәмле алыча компотын беркайда да очратканым булмады.
Еллар үтә торды. Фәйзи абзый Гаскәров бии торды, биетә торды. Аларның концертын һәрвакыт карарга тырыштым. Танылган биюче Мәхмүд Эсамбаевның да концертын күрергә насыйп булды. Эшем буенча Ленинградта булганда “Октябрь” концерт залында испан биючесе Антонио Гадесның да концертын карап хушландым. Биюгә сөюне бездә билгеле шәхес Фәйзи абзый Гаскәров тәрбияләде бит!
Халык арасыннан үсеп чыккан зур талант иясе булгангадыр, сә­ләтле яшьләрне ул гади халык арасыннан эзләп табып, дәүләт ансамбле дәрәҗәсенә күтәрде. Күпме шәхесләр аның ярдәмендә сәнгать биеклекләренә күтәрелде. Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт академия бию ансамбленә яңа буын яшьләр килде. Остазыбыз куйган биюләрне хәзер алар бии, ә мин берсеннән-берсе матур егет-кызларга сокланып карыйм да аларга рәхмәт укыйм, тамашачылар исеменнән рәхмәт белдерәм.
Рафыйк БӘДРЕТДИНОВ,
хезмәт ветераны.
Читайте нас