+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Киләсе сезон Стравинскийга багышлана

Башкортстанның Милли симфоник оркестры 26нчы концерт сезонын ачу тантанасын композитор Игорь Стравинскийның тууына 135 ел тулуга (1882-1971) багышлаячак.

29 августта “Башкортостан” дәүләт концерт залында Стравинский редакциясендә “Пульчинелла” балетыннан сюита яңгыраячак.
Балет сюжетын Сергей Дятлов, Игорь Стравинский һәм хореограф Леонид Мясин эшләгәннәр. Концерт киң аудиториягә тәгаенләнәчәк һәм Русиядә Стравинский елы кысаларында узачак.
Читайте нас