+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Радик Юлъякшин Әлмәттә үзәк ачкан

Популяр җырчы Радик Юлъякшин (Элвин Грей) Татарстанның Әлмәт шәһәрендә үзенең продюсерлык үзәген ачкан.

Бу чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашкан.

Җырчы билгеләвенчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүче балалар киләчәктә артист булып, югары дәрәҗәләргә ирешү мөмкинлеге алачак. Эстрада һәм татар мәдәниятенең үсешенә дә яхшы йогынты ясаячак.

Татарстан Президенты әлеге идеяне уңай бәяләгән.
Читайте нас