15 июльдә “Ватан” этно-паркында “Байык” республика телевизион конкурсының гала-концерты узды. Анда 3-15 яшьлек балалар арасында башкорт биюләрен башкаручылар көч сынашты. Чараны оештыручылар — республиканың Мәдәният министрлыгы, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе, Уфа шәһәре хакимияте.
Конкурс ел дәвамында бара, 4 турда уза. Фестиваль җиңүчеләре белән бер сәхнәдә Төньяк Осетия, Абхазия, Якутия, Татарстан Республикалары, Санкт-Петербург белән Ярославль шәһәрләренең бию коллективлары чыгыш ясады.