-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Баймакта башкорт яшьләре җыены узачак

29-30 июльдә Баймак районының Граф күле янында башкорт яшьләре җыены узачак. Аны республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты һәм Баймак районы хакимияте оештыра.

Яшьләр өчен кызыклы программа (этноквест, шәҗәрә конкурсы, интеллектуаль уеннар, “Шагыйрь.ру” интернет-конкурсы, “Башкортстан — минем йөрәгемдә” фотоконкурсы, төрле бәйгеләр һ.б.) әзерләнгән.
Чарада Радик Юлъякшин һәм этно-рок төркемнәре чыгыш ясаячак. Концерттан соң “Без башкортча биибез” дигән дискотека була, анда башкорт эстрадасының яшь йолдызлары чыгыш ясый.
Җыенның икенче көнендә “Канатлы ат” дигән башкорт аты фестивале узачак.
Читайте нас