Тарихи фильмнар санына кергән “Зур җир” картинасы Николай Киселевның батырлыгы турында бәян итә. Бөек Ватан сугышы елларында ул 200 яһүдне коткарган. Бу фильмда төп рольне Сергей Безруков уйнарга ризалашкан.
Николай Киселев Башкортстанда туып-үскән. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка киткән, Вязьма, Мәскәү янындагы алышларда катнашкан, әсирлеккә эләккән, качкан һәм Көнбатыш Белоруссиягә килеп чыккан. 1942 елда ул партизаннар төркемендә халыкны оккупациядән чыгарган. Өч айга сузылган походта 200ләп кеше коткарылган.
2008 елда ул коткарган 218 кешенең 14е исән була әле. Геройның истәлеген аларның 2200 варисы кадерләп саклый һәм ел саен 5 июньдә Тель-Авивта җыела. Киселевны алар яһүдләрне коллыктан коткарган Моисейга тиңли.