-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 август 2017, 11:38

Земфира 5 миллион доллар акча эшләгән

Якташыбыз, танылган рок-музыкант Земфира Рамазанова, "Форбс" журналы исәпләве буенча, бер ел эчендә 5 миллион доллар акча эшләгән. Бу, җырчының узган елгы керемнәре белән чагыштырганда, 1 миллион долларга кимрәк. Земфира шоу-бизнес һәм спорт йолдызлар рейтингында 17нче баскычны били. Былтыр ул тугызынчы урында булган.


Иң байлар исемлегенә хоккейчы Александр Овечкин (14 миллион доллар), Филипп Киркоров (7,4 миллион доллар) һәм Григорий Лепс (6 миллион доллар) кергән.

Башкортстанның Баймак шәһәрендә туган, әтисе ягыннан татар булган супермодель Ирина Шейк (Шәйхлисламова) 3 миллион доллар кереме белән 24нче урынны били.
Читайте нас