+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 август 2017, 17:11

Башкортстан рәссамнары дөньяга таныла

1 июльдә старт алган “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты көннән-көн популярлаша. Проектның рәсми сайтын караучылар саны күптән 100 меңнән артып киткән. Сайтка кереп, һәр кеше яраткан рәссамы өчен тавыш бирә ала. Әлегә бәйгедә 140тан артык рәссам катнаша, аларның һәркайсы интернет-кулланучы хөкеменә бишәр эшен тәкъдим иткән.


Эшләр төрле номинацияләрдә бәяләнә. Авторлар арасында һөнәри рәссамнарны да, төп эше башка өлкәдә булып, моңардан тыш рәсем сәнгате белән мавыгучыларны да очратып була.

Тавыш бирүдә республика халкы гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Әлеге вакытта эшләрне кабул итү дәвам итә. Рәссам иҗат җимешләрен сайтка урнаштыра алмаган хәлдә, ярдәмчеләр аның янына барып, рәсми теркәлү үтәргә, картиналарны электрон форматка күчерергә ярдәм итәчәк. Бары тик теләк кенә белдерергә кирәк!

Проектның авторы Наил Мәхмүтов аның нәтиҗәләре буенча альбом-китап чыгарырга ниятли.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА
Читайте нас